Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Елена Хисаметдинова: «Маскировка челтәрләре, медикаментлар хәрбиләребез өчен бик мөһим»

Алгы сызыктагы хәрбиләребезгә иң кирәкле әйберләр — маскировка челтәрләре, химера костюмнары, медикаментлар.

«Zaинск с Vами» волонтерлар төркеме бу көннәрдә чираттагы гуманитар ярдәмне әзерли. 

Ул халык акчасына алынган «Газель» машинасында илтеләчәк. 

Хәрбиләргә бүгенге көндә медикаментлардан кан туктата торган средстволар, стериль салфеткалар, бинтлар, аптечкалар, турникетлар, шприц, системалар, антибиотиклар (макролид, цефалоспорин, фторхиналон, пенициллин), адсорбентлар (порошок, гель, таблеткалар), инфузион терапия өчен эремәләр, Риностоп, күзгә сала торган тамчылар, Корнерегель геле, Максидол, Цетрин, Супрастин, лейкопластырьлар, Космопор, Витапрост шәмнәре һәм башка бик күп әйберләр кирәк. Шулай ук дымлы салфеткалар, коры душка ихтыяҗ зур. 

«Шунысын да искәртик, хәрбиләргә туклану өчен продукция, шул исәптән тушенка, консервалар җитәрлек. Егетләр бу хакта үзләре дә әйтәләр. Безгә аларга иң кирәкле булган әйберләрне алып җибәрергә кирәк. Медикаментларга медицина взводы командирыннан заявка керде. Маскировка челтәрләре үрү буенча да эш бер генә сәгатькә дә туктамый. Безнең челтәрләр егетләребез гомерен саклап кала. Аларга заказлар бик күп. Битараф булмыйк, Җиңүне бергәләп якынайтыйк!» — ди «Zaинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова. 

Волонтерларга маскировка челтәрләре үрү өчен тукымалар алырга кирәк. Алар халыктан җыелган акчага алына. Бу эштә бигрәк тә Куш-Елга, Түбән Лоҗы, Кәрәкәс авыллары халкы бердәм акчалата нык ярдәм итә. Башкалар да безнең өчен яу кырында дошманга каршы егетләребезгә ярдәм итүгә кушылсын иде. Бу игелекле эш йөрәк кушуы буенча башкарыла. Ир-егетләр безнең терәкне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә барыбыз да. 

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Елена Хисаметдинованың телефон номеры: 89520335197.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев