Яңалыклар

Дөньяга танылган галим, якташыбыз Марс Михайловның бүген туган көне

Күренекле якташыбыз, Казан дәүләт медицина академиясенең “Нур” диагностикасы кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Марс Михайловка бүген 87 яшь тулды.

Марс Константинович районыбызның Түбән Биш авылында туган. Ул башлангыч белемне Түбән Биш мәктәбендә алган. Казан дәүләт медицина институтында табиб һөнәрен үзләштерә. 1970 елда – кандидат, сигез елдан докторлык диссертациясен яклый. Хезмәт юлын Яңа Зәй эшчеләр бистәсендә табиб буларак башлый. Лаборант, ассистент булган якташ профессор һәм табиблар белемен күтәрү институты ректорына кадәр күтәрелә, ил-көнгә таныла. 60 елдан артык гомерен сәламәтлек саклау тармагына багышлый.

Марс Константиновичның тормыш иптәше Алиса Хәйрулловна да – табиб. Уллары Игорь, оныклары Азат та әти-әнисе, әби-бабасы юлыннан китеп, зур дәрәҗәләргә ирешкәннәр. Михайловларны табиблар династиясе, дияргә тулы җирлек бар.

Авыл мәктәбендә канат ярган, Зәйдә хезмәт эшчәнлеген башлаган күпкырлы шәхес, зур җитәкче урыннар биләгән, ил-көнгә, дөньяга танылган галим Марс Михайлов белән без – зәйлеләр чиксез горурланабыз.


Нет комментариев