Иске Зәйдә яшәүче Надежда һәм Александр Хөснетдиновлар гаиләсе район мәдәният йортында урнашкан 1452нче сайлау участкогына килеп, гражданлык бурычын үтәде.
Гаиләдә алты бала үсә: иң өлкәненә — 18 яшь, иң кечесенә — 2 яшь. Балалар белән мәшәкать күп булса да, гаилә тавыш бирүне мөһим дип саный.
Надежданы Зәйдә белмәгән кеше сирәктер: ул кейтеринг буенча үз эшен ачкан. Тантаналы чаралар үткәрү мәшәкатьле, һәркем дә аш-суга оста булмаска мөмкин. Бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә табын әзерләү өчен күпләр Надежда Хөснетдиновага мөрәҗәгать итә. Кейтеринг — урыннарга чыгып ризык әзерләү һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле җәмәгать туклануы тармагы. Өйдә дә эш күп: алты баланы тәрбияләү, ашату, кием-салымны карау, вакыт бүлү. Әмма Надежда бу көндәлек мәшәкатьләрне тормышның табигый өлеше дип кабул итә.
«Балалардан башка тормышның мәгънәсе юк»
«Әйе, балалар үстерү җиңел түгел, әмма алардан башка тормышның мәгънәсе юк. Һәр бала үз бәхете белән туа, диләр», — ди Надежда.
Бу сүзләрдә — гаиләгә, балаларга карата ихлас мөнәсәбәт һәм нык рух чагыла.
Тавыш бирү алар өчен генә түгел, ә үз балаларына үрнәк булу да: гражданлык җаваплылыгы, илебез киләчәге өчен фикер белдерү — әти-әниләрдән калган традиицяне дәвам иттерү.
Нет комментариев