Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чираттагы ялга китү өчен отышлы һәм отышсыз булган айларны атадылар

Чираттагы ялны майда алу, бәйрәм көннәре күп булу сәбәпле, акча ягыннан отышсыз булып чыгарга мөмкин.

“Знание” җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры Маргарита Богданова-Шемраева “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Белгеч аңлатып үткәнчә, “отпускной” махсус формула буенча исәпләнелә, һәм ял аендагы эш көннәре саны түләүгә сизелерлек йогынты ясый. “Май аенда чираттагы ял алу киңәш ителми: бу айда бәйрәм көннәре күп булганлыктан, “отпускной” азрак чыга. Күбрәк акча аласыгыз килсә, чираттагы ялны башка айларга планлаштырыгыз, дигән Богданова-Шемраева.  

Аның сүзләренә караганда, быел апрель, июль, сентябрь, октябрь һәм декабрь айлары ял алу өчен иң отышлы булачак. Бу вакытта иң отышлысы – июль: ул 23 эш көненнән тора.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев