Яңалыклар

Чаллыда Татарстан укытучыларының август киңәшмәсе узачак

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы иртәгә, 13 августта, Чаллы шәһәрендә узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Киңәшмәнең төп темасы — «Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән – технологик лидерлыкка».

Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятиеләр директорлары, муниципаль район башлыклары, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башкалар катнашачак.

Чыганак:Татар-информ


Нет комментариев