Бәләкәй генә палас, япма бәйләү өчен генә дә күпме көч һәм түземлек кирәк, ә Бура-Киртә авылында яшәүче Рәфыйга Садыйкова өендә алар бик күп.
Япмалары аның йортына үзенчәлекле милли төс, кабатланмас бизәкләр өсти. Рәфыйга апага 79 яшь. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә һич кенә дә тик тормый. Үзенең тормышны яратуы, җор теллеге, бервакытта да күңел төшенкелегенә бирелмәве белән сокландыра.
Аның кулларына күз дә иярми, матур якты төсле җепләрдән төрле әйберләр бәйли ул. Йортларындагы урындыклар, диваннарны үзе бәйләгән япмалар бизи. Диван япмалары төрле-төрле төсле роза чәчәкләреннән тора. Һәр роза тере чәчәк кебек. Ә диван япмаларында бизәкләр башкача. Алар тыгыз, сыйфатлы итеп бәйләнгән. Бәйләгән оекбаш, башмак-бияләйләренең исәп-хисабы юк.
Рәфыйга Габделхак кызы һәрвакыт хәрәкәттә. Телевизордан яраткан тапшыруларын карый-карый балалары-оныкларына оекбаш-бияләйләр бәйли. Башмакларның төрле формадагыларын күрергә була анда! Элек савучы булып эшләвенә һәм кул белән сыер савуына карамастан, куллары әле дә хәрәкәтчән, җитез.
Кул эшенә осталык аңа әнисеннән килә. Әнисе Бура-Киртәнең оста тегүчесе була. Авыл халкына күлмәкләр тегә торган була.
-Элек бит кибетләрдә күлмәкләр юк иде. Бигрәк тә Сабантуй алдыннан безнең өйдә кеше күп була иде. Авыл халкы әни янына бәйрәмгә күлмәк тектерергә килә иде, – дип искә ала Рәфыйга апа.
Рәфыйга апаның кызы Гөлүсә дә әнисе кебек бәйләргә оста. Ул күлмәкләр, кофталар бәйли икән. Кызымның бәйләгәне фабриканыкыннан бер дә аерылмый, ди Рәфыйга апа.
Алар тормыш иптәше Әхнәф абый белән (кызганычка каршы, ул мәрхүм инде) биш баланы – дүрт малай, бер кызны аякка бастырганнар. Кул эшләренә оста булгач, гаилә әгъзаларына оекбаш-бияләйләрне үзе бәйләп кидергән. Берара хәтта почмаклы шәлләр дә бәйләгән. Элек бәйләү өчен әзер җепләр кибеттә булмаган, сарык асрап, яз көне йонын кыркып, эрләп, шулардан бәйләм бәйләгән.
-Хәзер кибеттә нинди генә җепләр юк! Пенсия алган саен Чаллыга барып, 2- 3 мең сумлык җепләр алып кайтам. Җепләрнең сыйфатлыларын сайлыйм. Балалар көлә инде, әни, син бәйләгән әйберләрне сатсаң, бер “КамАЗ” булыр иде, диләр, - дип сөйли, елмаеп, Рәфыйга апа.
Быел 8 Март бәйрәменә 11 килененә (оныкларның хатыннары да) башмаклар бәйләп бүләк иткән. Ике улы гаиләсе белән Бура-Киртәдә яши. Рәфыйга апаның балалары бик тату-дус яшиләр. Эшләрне дә бергә башкаралар. Балалары әниләренә бергәләшеп йорт та салган.
-Бакча эшләре башлангач, барысы бергә җыелып, берничә сәгатьтә эшләрне бетереп тә керәләр. Аннан башкаларына да барып шулай бердәм эшлиләр, - ди Рәфыйга апа.
Бер килене – Равиясе авылда фельдшер булып эшли, Ләйсәне – Кадердә укытучы.
Рәфыйга ападан бер дә кеше өзелми.
-Бер кешенең сүзен сөйләми ул Рәфыйга апа. Эшкә нык булды, бергә фермада эшләдек. Балалары да бердәм, бик татулар. Авыл халкы бик ихтирам итә аны, - ди авылдашы Җәннәт Гарифуллина.
Буш вакытында газеталар укырга, кроссвордлар чишәргә бик ярата ул. Ә бәйләү – аның иң яраткан шөгыле.
-Бәйләүнең бер мәшәкате дә юк. Төсләрне сайлау, бәйләгән әйберләреңнең кемгәдер шатлык китерүен күрү күңелгә юаныч бирә. Мин бит аларны күпләргә бүләк итәм. Яраткан шөгылем тормышыма ямь, яшәүгә көч өсти, - дип елмая Рәфыйга апа.
автор фотолары
Нет комментариев