«Бу исәннәр өчен кирәк»: Зәйнең Җиңү бульварында уникаль мемориал ничек  барлыкка килде
Яңалыклар

«Бу исәннәр өчен кирәк»: Зәйнең Җиңү бульварында уникаль мемориал ничек барлыкка килде

Август башында Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына багышланган мемориаль комплекс ачылды

Һәйкәлнең ничек барлыкка килүе, ни өчен аның республикада бердәнбер булуы һәм проектның нечкәлекләре турында без Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов белән әңгәмә кордык.

Идея ничек туды: халык тавышы һәм символик урын

-Сергей Васильевич, мемориал идеясе ничек туды һәм ни өчен аның өчен нәкъ менә Җиңү бульвары сайланды?

- Без бу темага район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов белән озак сөйләштек. Вакыт уза торды, кызганычка каршы, һәлак булганнарның исемнәре артты һәм без уртак мемориал кирәк дигән фикергә килдек. Ләкин иң мөһиме - без карарны берьяклы гына кабул итмәдек. Башта халык арасында сораштыру үткәрдек. Күпчелек тавыш Җиңү бульвары өчен бирелде. Бу - символик урын: монда инде Азатлык китерүче солдат һәйкәле, Геройлар бюстлары, хәрби техника экспозициясе урнаштырылган. Нәтиҗәдә төрле буын Ватан сакчыларының истәлеге хөрмәт ителүче бөтен бер мемориаль зона барлыкка килде.

Проект сайлау: ачык конкурс һәм Мәскәүдән килгән авторлар

-Проектны ничек сайладыгыз һәм ни өчен нәкъ менә өч фигуралы композициядә тукталырга булдыгыз?

-Без ачык конкурс игълан иттек. Гаризалар Казаннан, Әлмәттән һәм, безнең өчен көтелмәгән хәл булып, Мәскәүдән дә килде. Мәскәү сынчысы Ирина Макарова һәм архитектор Максим Батаев белдерүне социаль челтәрләрдә күреп, конкурста катнашырга булганнар. Без алар портфолиоларын тикшердек — җитди профессионаллар. Ирина Макарова — Илья Глазунов исемендәге Россия сынлы сәнгать, сын һәм архитектура академиясе укытучысы, Мәскәү рәссамнар берлеге әгъзасы. Конкурс онлайн режимда узды. Бары тик әлмәтлеләр генә шәхсән килделәр.

Студентларның эскизлары абстрактрак булып чыкты, ә Ирина Макарова классик монумент иҗат итте. Заказчы үтенече буенча, ул проектны фамилияләр язылган плитәләр белән тулыландырды. Сынчы макетларны тиз арада эшкәртте, аннары Җиңү бульварына төгәл бәйләнеш ясады — шулкадәр төгәл ки, бүгенге мемориал башлангыч уй-нияткә тулысынча туры килә, бары тик брусчатка төсе белән генә аерыла.

Һәйкәлне ясаган Мәскәү сынчысы Ирина Макарова һәм архитектор Максим Батаев белән
Һәйкәлне ясаган Мәскәү сынчысы Ирина Макарова һәм архитектор Максим Батаев белән

Башта без һәйкәлне бары тик махсус хәрби операция сугышчыларына гына багышларга теләгән идек. Ләкин Әфган сугышы, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән фикер алышу барышында Зәйдә «кайнар нокталарда» булганнарның барысы өчен дә уртак монумент булмавы ачыкланды. Шул чакта өч буынны берләштерү идеясе туды. Үзәктә — махсус хәрби операциядә штурм отряды командиры, сулда — әфганчы, уңда — Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы.

Образлар ничек туды: җыелма портрет, ветераннар катнашы

- Сугышчыларның образлары ничек туды? Аларның реаль прототиплары бармы?

- Бу — җыелма образ. Конкрет прототиплары юк — сыйфатлар күп кенә детальләрдән җыелды: берәүгә сугышчының торышы ошады, икенчесенә — бүреге, өченчесенә — бушлаты. Шулай итеп, төрле штрихлардан ветераннар үзләренеке дип таныган бердәм образ барлыкка килде.

Эшне башлар алдыннан без хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән берничә очрашу үткәрдек. Алар детальләр буенча үз искәрмәләрен керттеләр. Һәр теләкне теркәп бардык һәм скульпторларга җибәрдек. Макетны төзәткәннән соң, аны яңадан хәрби комиссариат белән киңәшләштек. Ачылыш тантанасында мин махсус ветераннар янына бардым һәм алар барысы да бертавыштан: «Образлар йөз процент танырлык», - дип расладылар.

Мин Мәскәүгә барып кайттым, анда скульпторлар мине сәнгать остаханәсе һәм партнер-заводлар буйлап йөрттеләр. Сәнгать остаханәсен, кою производствосын һәм гранит плитәләр ясаучы таш эшкәртү заводын күрсәттеләр. Урында ук безнең заказ өстендә эшнең инде барганына инандым — фигураларның коелган фрагментларын, балавыз модельләрен күрдем.

Завод директоры белән очраштым, ул технологияне аңлатты. Ул катлаулы: балавыздан модель ясыйлар, формага салалар, балавыз эри, аның урынына бронза агызалар. Бронзаның калынлыгы — кимендә 8 миллиметр, кайбер урыннарда бер сантиметрга кадәр җитә. Нәкъ менә шуның аркасында һәйкәл монументаль булып күренә, ә һәр деталь, киемнең һәр җыерчыгы бик төгәл итеп эшләнгән.

План буенча мемориалны Республика көненә — 30 августка ачарга планлаштырган идек. Ләкин скульпторлар эшне иртәрәк, август башына ук төгәлләделәр.

Татарстанда бердәнбер өч буын сугышчыны берләштергән комплекс

- Татарстанда Зәйнекенә охшаш мемориаллар бармы?

-Районнарның берсендә бер солдат — махсус хәрби операциядә катнашучы һәйкәле тора. Икенчесендә — фамилияләр язылган плитә һәм барельеф. Ләкин өч буын сугышчыны берләштергән мондый комплекс республикада башка юк. Хәтта Россия буенча да андыйлар бик аз. Шуңа күрә безнең мемориал — Татарстанда беренче һәм бердәнбер.

сугыш каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл
сугыш каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл

Фамилияләр исемлеге: регламент, комиссия, туганнар хокукы

- Плитәләрдәге фамилияләр исемлеге ничек тулыландырылачак?

- Моның төгәл регламенты бар. Башкарма комитет каршында җитәкче Эмиль Галеев җитәкчелегендә махсус төркем төзелде. Аның составына иҗтимагый оешмалар вәкилләре керә. Фамилияләрне һәйкәлгә язу ихтыяҗ туган саен, ләкин елына кимендә ике тапкыр — апрель-май һәм сентябрь-октябрь айларында һава торышы мөмкинлек биргән вакытта башкарылачак. Әгәр ашыгыч ихтыяҗ туса, алданрак та эшләячәкбез.

Хәрби комиссариат имза һәм мөһер белән расланган исемлекне бирә. Анда җирләнгәннәр, яралардан үлгәннәр, шулай ук хәбәрсез югалган, әмма һәлак булган дип танылган сугышчылар керә. Ләкин бер мөһим нюанс бар: әгәр туганнары фамилияне язуга ризалык бирмәсә, документлар булса да, без аны язмыйбыз. Кеше исән дигән өметләре яшәп торганда, бу — аларның хокукы. Беркемнең дә аларны бу өметтән мәхрүм итәргә хакы юк.

Кешеләрнең тәэсире: күз яшьләре һәм рәхмәт сүзләре

- Мемориал ачылганда зәйлеләрнең тәэсирләре нинди?

-Бу бик тәэсирле көн иде. Безнең янга күз яшьләре белән килделәр: плитәләрдән фамилияләр эзләделәр, фотога төштеләр, башка төбәкләрдәге туганнарына җибәрделәр. Кешеләрнең җавап реакциясе иң мөһиме булды. Бер бабай, күз яшьләрен яшермичә: «Рәхмәт, оныгым торып карап торган кебек» - диде. Һәлак булган сугышчының хатыны да рәхмәт әйтте. «Бу - зур һәм кирәкле эш», — диде ул.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына багышланган мемориаль комплекс
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына багышланган мемориаль комплекс

Рухи көч урыны: истәлек һәм онытмау

Бүген Җиңү бульварындагы мемориал гади бер архитектура объекты гына түгел, ә зәйлеләр өчен рухи көч урынына әйләнде. Монда чәчәкләр куярга, каһарманнарны искә алырга һәм тын гына Ватаныбыз сагында торучыларны искә киләләр. Бу үлгәннәргә кирәк түгел, ә без исән кешеләргә кирәк. Онытмасыннар өчен. Белсеннәр өчен. Балаларга истәлек итеп тапшырсыннар өчен.


Нет комментариев