Зәй ГРЭСы республика күләмендәге бадминтон уены ярышларында икенче урын алды
Спорт

Зәй ГРЭСы республика күләмендәге бадминтон уены ярышларында икенче урын алды

Татарстан Республикасының электропрофсоюзлар Спартакиадасының төбәк этабында Зәй ГРЭСы командасы икенче урынны алды

Ярышлар Кама аръягы зонасы буенча үтте

15 августта Яр Чаллыда ТР электропрофсоюз Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча зона этабы һәм Кама аръягы зонасының финалы булды.

Финалга чыгу өчен Зәй, Яр Чаллы һәм Түбән Камадан алты команда көрәште. Зәй ГРЭСы командасы киеренке очрашулар нәтиҗәләре буенча, җиңүчедән бары бер очкога гына калышып, икенче урынны алды һәм ярышларның финалына чыкты.

Грэслылар – финалда

Хәлиткеч этапта җиңү өчен шулай ук Түбән Кама ТЭЦ һәм Көньяк-Көнчыгыш челтәрләре командалары көрәшәчәк. Финал очрашулары турнирның иң көчле командасын билгеләячәк.

  • фото спорт идарәсеннән

Нет комментариев