Мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тууына багышланган Мәүлидне бәйрәм итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин хәбәр итте
– «Мәүлид үзеннән-үзе максат түгел. Максаты – Аллаһ илчесенең бу дөньяга килүенә шатлык белдерү. Ә шатлык шәригать күзлегеннән законлаштырылган гамәл генә түгел, ә һәр мөселманга йөкләнгән гамәл», – дип язган мөфти үзенең Макстагы каналында.
Дәлил итеп ул Коръәннең ике аятен китерә. Аерым алганда, «Юныс» сүрәсендә болай диелә: «Мөэминнәр Аллаһы Тәгаләнең юмартлыгы һәм рәхмәте өчен шатлансыннар. Һәм бу аларның җир байлыкларыннан яхшырак». Шул ук вакытта пәйгамбәр дә кешелеккә галәмнәр өчен мәрхәмәт сыйфатында юнәлдерелгән булган, бу хакта «Пәйгамбәрләр» сүрәсендә бәян ителә, ди мөфти.
– «Бу аятьләрдән күренгәнчә, мөселманнар бу дөньяда Аллаһның илчесе тууына шатлык белдерергә тиеш», – дип өстәде Сәмигуллин.
Исегезгә төшерәбез, быел Мәүлид 24 августтан 25 августка каршы төнгә туры килә. Казанда 29 августта бәйрәм чаралары узачак.
Нет комментариев