Яңалыклар

Татарстанда ОСАГО полисын ярты бәягә кемнәр рәсмиләштерә ала?

ОСАГО полисын рәсмиләштергәндә татарстанлыларның аерым категорияләре чыгымнарның бер өлешен каплауга исәп тота ала. Әлеге ташламадан кемнәр файдалана ала

ОСАГО полисы буенча компенсация: кемнәр 50% кире кайтара ала?

ОСАГО полисын рәсмиләштерү чыгымнарының яртысын дәүләт каплый. Тик бу мөмкинлектән бары тик медицина күрсәткечләре буенча автомобиль алырга тәкъдим ителгән гражданнар гына файдалана ала. Бу шарт реабилитация һәм абилитация программасында мәҗбүри рәвештә теркәлгән булырга тиеш.

Кемнәр компенсация алу хокукына ия?

  • балигъ булган гражданнар инвалид йә аларның законлы вәкилләре;
  • инвалид балаларның ата-аналары, уллыкка алучылары, опекуннары яки попечительләре.

Гаризаны карау сроклары

Россия Социаль фонды гражданнарның гаризаларын биш эш көне дәвамында тикшерә. Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында кирәкле мәгълүматлар да шул ук вакыт эчендә җыела.

Әгәр карар кабул итү өчен документлар яки белешмәләр җитәрлек булмаса, гаризаны карауны тагын биш эш көненә сузарга мөмкиннәр. Бу вакыт эчендә Социаль фонд җитмәгән кәгазьләрне соратып ала.

  • чыганак: «Татар-информ»

Нет комментариев