Ял көннәрендә тортны әзерләп якыннарыгызны сөендерегез. Бәйрәм өстәленә дә пешерергә мөмкин
Бисквит өчен кирәк:
- йомырка – 3 шт.
- шикәр комы – 150 г
- сыек май (үсемлек мае) – 5 аш кашыгы
- көпшәкләндергеч (разрыхлитель) – 10 г
- он – 200 г
- кишер – 200 г
- әстерхан чикләвеге (грецкий орех) – 100 г
- корица – ярты чәй калагы
Әзерләү тәртибе
- Йомырка белән шикәрне күбек барлыкка килгәнче яхшылап болгатыгыз;
- Май өстәп, тагын күпертегез;
- Онны көпшәкләндергеч белән бергә салып, йомшак кына болгатыгыз;
- Кишерне вак угычтан уыгыз;
- Әзер массага уылган кишер, вакланган чикләвек һәм корица өстәгез;
- Барысын бергә яхшылап болгатыгыз;
- Камырны формага салып, тигезләгез;
- 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 45–50 минут пешерегез;
Крем өчен кирәк:
- Эремчекле сыр(творожный сыр) – 400 г
- 33 процентлы сөт өсте (сливки) – 100-120 мл
- шикәр пудрасы – 70-80 г
Крем әзерләү
Барысын бергә салып, миксер белән яхшылап болгатабыз. Сөт өсте (сливки) салкын булса, яхшырак. Крем әзер! Һәр коржга крем сылыйбыз, теләсәгез, өстенә вакланган чикләвек яки бисквит вагы белән бизи аласыз. Чәйләрегез тәмле булсын!
Нет комментариев