Бүгенге көнгә республикада 2 млн тоннадан артык ашлык суктырылган.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар 531 мең гектар мәйданнан җыелган. Бу барлык мәйданның 48 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
–«Бүгенгә республикада 2 млн тоннадан артык ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 38,1 ц/га. Җыелган ашлык күләме буенча Минзәлә районы алда бара – 108 мең тонна. Икенче урында Тәтеш районы – 91 мең тонна, өченче урында Алексеевск районы – 83 мең тонна», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Бөртеклеләрнең иң югары уңдырышлылыгы хәзер Тәтеш районында күзәтелә – 56,3 ц/га, шулай ук Аксубай, Зәй һәм Минзәлә районнарында.
Нет комментариев