Бер гектардан уңыш уртача 400 центнердан артык
Көннәрнең матур, кояшлы торуы кыр эшләрен тоткарлыксыз башкаруга мөмкинлек бирә. Зәй аграрийлары бер урында урып-җыю эшләрен башкарса, икенче урында көзге чәчүне алып бара, ә шикәр чөгендере басуларында зур-зур таулардан татлы тамыр көшелләре барлыкка килә.
Кырларда ун чөгендер казу комбайны эшли
Әлеге төр культура район территориясендә 9600 гектарда үстерелде. Хәзерге вакытта “Зәй”, “Зәй шикәре”, “Восток” агрофирмаларында 10 комбайн чөгендер казуга җәлеп ителгән, ә куәтле төягечләр аларны йөк машиналарына төяп шикәр заводы кагат кырына озата.
- 19 августтан шикәр чөгендерен казуга керештек. Инде беренче йөз гектардан артык мәйданнарда эш башкарылды. Уңышның мул булуы сөендерә. Бер гектардан уңыш уртача 400 центнердан артык чыга. Әле бу башы гына, белгечләр фаразлауларынча, быел шикәр чөгендереннән мул уңыш алачагыбыз турында искәртәләр. Булганны югалтуларсыз, үз вакытында җыеп алу мөмкинлеге генә булсын, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Нет комментариев