Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мишаровлар гомер сукмагыннан 45 ел бергә атлыйлар

2024 - Россиядә Гаилә елы. Гаилә елы уңаеннан район-шәһәребездә яшәүче үрнәк парлар белән таныштырабыз.

Зинаида Леонтьевна белән Василий Павлович Мишаровлар гомер юлыннан 45 ел бергә атлыйлар.

Сарсаз-Баграж авылы егете Василий Зинаиданы авыл Сабантуенда күреп гашыйк була. Һәм гомерлек яр итеп сайлап бер дә ялгышмый. Кыз да егет солтанына тиз гашыйк булгандыр. Егетнең дә ниндие бит әле!

Быел июнь аенда алар сапфир туйларын билгеләп үткәннәр.

-Зина безнең авылга апасына кунакка кайткан иде. Сабантуенда очраттым да ошаттым. Ләкин ул беренче көнне миннән качты. Икенче көнне качырмадым, бер күрүдә гашыйк булдым, — дип сөйли Василий Павлович.

Аларның иң зур байлыклары — уллары Юрий һәм кызлары Юлия.

Сезнең йортта төп хуҗа кем дигән сорауга:

-Мин һәрвакыт эштә, әлбәттә, хатыным, — дип җавап бирде Василий Павлович.

Авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларга бергә куанып, кыен чакларда бер-берсенә терәк булып яшиләр Мишаровлар. Юбиляр парлар ЗАГС бүлегенең тантаналар китабына кул куйдылар, парлашып, нәкъ кызыл туйдагыча, вальс биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев