Кайбер төр продукцияләргә бәяләр арту хакында Татарстанстат хәбәр итә.
Бер атна эчендә Татарстанда балалар туклануы өчен ит консерваларының бәясе 5 процентка арткан. Хәзер аның 1 килосы 1192 сум тора.
Башка азык-төлек продуктлары белән чагыштырганда, әлеге товар республикада барыннан да бигрәк кыйммәтләнде, дип аңлата Татарстанстат белгечләре.
Шулай ук Татарстанда сосискалар 3,75% ка (килограммы 474 сумга кадәр), тоз 4,3% ка кыйммәтләнде (1 килограммы 18 сум). Моннан тыш, шикәр комы (1 кг өчен 66,36 сум) һәм йомырка (10 данә өчен 96,21 сум) 2,5% ка арткан.
Чыганак: Реальное время
Нет комментариев