Бала иминлеге зурларга бәйле
Яңалыклар

Бала иминлеге зурларга бәйле

Җәйге чорда балаларны төрле эчәк инфекциясе авыруларыннан, травмалар алу, тәрәзәдән егылу очракларыннан саклау бик мөһим. Болар турында үзәк дәваханәнең педиатрия бүлеге мөдире Гүзәл Хәмидуллина сөйли:

- Бала сәламәтлеге һәрчак өлкәннәр җаваплылыгында. Бәләкәйме ул, инде үз-үзен белештерә торган яшьтәме, яшүсмерме аларның куркынычсызлыгын без өлкәннәр кайгыртырга тиешбез.
Иң беренче чиратта җәйге чорда тәрәзәләргә куелган москит сеткаларга ышанып таянып тәрәзәдән сабыйларның егылып төшү очракларын булдырмау көн үзәгендә. Кызганыч, безнең шәһәрдә җәйге чорда инде шундый бер очрак булганы бар. Бәхеткә бала саулыгына  җитди зыян килмәде. Бәләкәй балалар алар бик хәрәкәтчән, кызыксынучан. Шуңа да аларны ялгыз гына ачык тәрәзәле бүлмәдә калдырырга ярамый. Сабыйның курку инстинкты юк, ул стенамы, москит сеткамы аны аңламый, ышанып аңа тотына һәм тәрәзәдән егылып төшәргә мөмкин. Әгәр гаиләдә кечкенә бала булса, аңа тәрәзәгә менү, якын килү мөмкинлеген булдырмаска кирәк. Ә яшүсмерләргә ачык балконнарда, күпкатлы йорт түбәсенә менеп  уйнауны тыю мөһим. Бала кешене кат-кат кисәткәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. 
Моннан тыш, җәйге вакытта велосипед, самокатлардан егылып имгәнү очраклары да еш кабатлана. Монда инде юлларда үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен даими искәртеп тору кирәк. Су коенганда исә бары тик өлкәннәр күзәтүендә һәм рөхсәт ителгән сулыкларда гыга коену мәслихәт. 
Җәй көне безнең участок терапевтларына эчәк инфекциясе эләктерү сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр саны да арта. Монда инде баланың даими төстә үз гигиенасын контрольдә тотуына ирешергә кирәк. Кул юуу, бозыла башлаган җиләк-җимеш, яшелчәләргә игътибарлы булуны даими әйтеп торганда яхшы. Өйдә срогы чыккан дарулар тоту да бала өчен куркыныч, ул аны кабып агуланырга мөмкин. Һәм инде әлбәттә, баланың туклану рационын даими контрольдә тоту игътибарда булсын. Баллы, тозлы ризыкларның күп кулланылуы, зыянлы эчемлекләр яшь организм өчен аеруча куркыныч. Кояш астында озак булудан да сакланырга кирәк. Балаларыгызга игътибарлы булыгыз!

 

Айгөл Яруллина фотосы.
 


Нет комментариев