Видеоконференция режимында ТРның террорга каршы көрәш комиммиссе һәм оператив штабның берләштерелгән утырышында Яңа ел бәйрәмнәре, Раштуа уңаеннан узачак чаралар урыннарын, кешеләр күп җыела торган объектларны махсус хезмәтләр тарафыннан аерым контрольгә алу мәсьәләләре каралды.
Зәй районы буенча янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән Андрей Кириллов, районда 51 объектта балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре үткәрү урыны билгеләнүен, 3 эре мәдәни объектта чаралар уздырылачагын билгеләп үтте.
- Бу урыннар алдан куркынычсызлык буенча тикшерелде, бәйрәм чаралары барышында да алар даими күзәтүдә булачак, - диде ул.
Шулай ук, ялгыз яшәүче өлкән кешеләр, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең тораклары да куркынычсызлык буенча күзәтүдә. Киңәшмә барышында һәр авыл җирлеге башлыгына үз территориясендә яшәүче социаль яктан күзәтүгә мохтаҗларны контрольгә алу тәкъдим ителде.
Бәйрәм вакытларында пиротехник эшләнмәләр белән сак эш итү турында кисәтелде, алар махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланылырга тиеш.
Нет комментариев