Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авылыбызны кайгыртып яшиләр

Быелгы язгы ташудан соң авылыбыздагы купель бик пычранып калган иде.

Бу көннәрдә купельны Кабан-Бастрыкның мәрхәмәтле затлары Петр Батаев белән Валерий Аксаков чистартып куйдылар. Аннан 150 чиләк пычранган су, 18 чиләк таш чыгарганнар. Ташу үтеп бик ямьсезләндергән иде купельны. Менә хәзер купель су коенучыллар өчен әзер. Петр Ильич ел саен купельны карап-чистартып тора. Авылны кайгыртып, ямьләп яшәгәннәре өчен изгелекле эш башкаручыларга рәхмәт, имин, исән-сау булсыннар.

Анастасия Кукина.
Кабан-Бастрык авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев