Атна ахырына һава торышы үзгәрә
Яңалыклар

Атна ахырына һава торышы үзгәрә

Бу атнада Татарстанга кыска вакытка эссе һава торышы әйләнеп кайтачак, әмма ял көннәрендә республикада салкынча һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген  антициклон йогынтысы нәтиҗәсендә  түбәнәйгән температура фонының күтәрелүе көтелә. Сишәмбегә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы +6..+11 градуска кадәр төшә, әмма көндез республикада һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак. Явым-төшем ихтималы аз, ләкин урыны белән төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәргә мөмкин.

Чәршәмбегә каршы төндә, 12 августта, Татарстанда коры һава торышы саклана. Әмма көндезге сәгатьләрдә кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көндез +21..+26 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 13 август төнендә температура +10..+15 градус тәшкил итсә, көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, шимбә һәм якшәмбе, 14 һәм 15 августта республикада һава торышы тотрыксыз булачак, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Шул ук вакытта, тагын да ныграк суытачак: тәүлекнең якты вакытында термометрның терекөмеш баганасы +14..+19 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев