Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда ашыгыч эвакуация турында ялган хәбәрләр таралган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында язгы ташу аркасында татарстанлыларны эвакуациялиләр дигән ялган хәбәрләр таралу турында кисәттеләр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, бүген рсепубликаның кайбер массакүләм мәгълүмат чараларына кайбер районнар халкын ашыгыч эвакуацияләү турында хәбәр килеп ирешкән.

Шул ук вакытта суның биеклеген куркыныч дәрәҗәгә кадәр күтәрелмәгән, ә эвакуация турында боерыклар юк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ассызыклауларынча, барлык куркыныч зоналар һәм кайнар линия телефоннары фиктив булып тора. Татарстанлыларга рәсми мәгълүматка гына ышанырга һәм расланмаган хәбәрләрне таратмасга киңәш итәләр, хәтта алар ышандырырлык итеп күренсәләр дә.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев