Әниләр көне узды, ә җылысы йөрәкләрдә калды
Яңалыклар

Әниләр көне узды, ә җылысы йөрәкләрдә калды

Түбән Лоҗы авылында да әниләрне клубка җыеп хөрмәтләделәр.

Чара мул табынлы чәй өстәле артында барды. Концерт номерлары әзерләнгән иде. Гөлшат Мостафина  моңлы тавышы белән матур җырларын бүләк итте. Төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Кем өлгер, кем елгыр, кем зирәк көч сынаштылар. 

“Нәсимә апаның бәлеше, Рузалиянең гөбәдиясе, Гилмиямал апаның шомырт пирогы һәм башка бик күп төрле тәм-томнар белән чәйләр эчтек, биешеп тә җырлашып та, яшь чакларны искә алып вальс әйләнеп тә алдык. Күрше авылдан да әниләр бар иде бәйрәмебездә, Тәнзилә апа белән Хәдичә апа -  ике килендәш кунак булып рәхмәтләр әйтеп киттеләр. Барча килгән әниләребезгә, әзерләргә булышкан кызларыбызга зур рәхмәт. Әниләребезгә кечкенә генә бүләкләр дә тараттык,  иганәчеләребезгә мең рәхмәт анысы өчен. Маскировка челтәрләре үрергә йөрүче кызларыбызга да аеруча зур рәхмәт, эшкә йөргән кебек йөриләр”, - ди клуб мөдире Әнҗүдә Исламова.

фотолар мәдәният йортыннан 


Нет комментариев