Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Андрей Сарсаз-Багражда төзелүче чиркәү картинасын мәдәният йортына бүләк итте

Андрей Кузьмин физик мөмкинлеге чикле булса да, үз куллары белән һәркемне таң калдырырлык рәсемнәр иҗат итә. Алай гына түгел, ул шигырьләр дә яза, матур итеп җырлый да

“Сарсаз-Баграж авылы чиркәве” дип аталган картинасын ул 2023 елның сентябрендә ясаган.

“Җәй көне урамда йөргәндә авылда төзелүче чиркәүгә карап тордым да аны бу халәттә тарихта калдырасым килде. Булачак чиркәү тау башында, авылны ямьләп әллә каян күренеп тора. Картинаны бер атна эчендә ясадым”,  - ди Андрей.

Узган елның декабрендә  Казанда Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендә Андрей Кузьминның шәхси күргәзмәсе оештырылды. Бу картина да анда урын алган иде. Күргәзмәне карарга килүчеләр рәссамның картиналарындагы ихласлылыкны, аның чынбарлыкны һич тә бизәмичә, ничек бар шулай гади һәм дөрес итеп сурәтли алуын ассызыкладылар.

 

-Авылда яңа чиркәү тиздән ишекләрен ачачак. Ул башка төс алды. Ә чиркәүнең беренче халәте тарихта калсын, киләчәк буыннар да аны күрсен дигән уйлар белән әлеге картинаны  мәдәният йортына бүләк итәргә булдым”, - ди Андрей.

Ул хәзер яңа чиркәүне рәсемгә төшерү турында хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев