Ана... Бала... Әнием... Улым...Менә бишенче ел инде әлеге сүзләрнең мәгънәләре аеруча тирәнәйде, җылырак, эчкерсезрәк төсмер алды, кадере артты.
Зәебезнең бик күп ир-егетләре бүген Ватан алдында биргән антларына тугры калып, хәрби бурычларын үтиләр. 8 Март бәйрәме уңаеннан шундый батыр ул үстергән әниләрнең берсе – Бигеш авылында яшәүче Миләүшә Рәҗәпова белән очраштык.
Миләүшә ханымның улы Илнур узган ел, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән.
– Улым махсус хәрби операциядә дусты һәлак булгач шундый карар кабул итте. Армия хезмәтен үтәмәсә дә, мондый вакытта читтә кала алмыйм, мин дә бармасам, кем барыр, илне, балаларны кем саклар, диде. Әлбәттә, аның бу карарын ишетү миңа авыр булды. Әмма нишлисең... Ир-егет язмышы... Минем өчен иң зур бәйрәм – ул баламнан исән-сау дигән хәбәр ишетү. Без хәзер телефон шалтыравын көтеп яшибез, – ди Миләүшә ханым.
Ул авылда маскировка челтәрләре үрә башлауның беренче көннәреннән бер көн калмый челтәр үрергә йөри. Ничек тә булса, андагы балаларны саклыйсы, аларга булышасы, Җиңүне якынайтасы килә аның.
– Уллары махсус хәрби операциядә булган әти-әниләргә мин нык-лык, сабырлык, сәламәтлек телим. Бөтен әниләр дә улларын исән-сау каршы алсыннар, гаиләләрдә балалар ятим калмасыннар иде. Быелгы яз гөрләвекләре белән илебезгә тынычлык, иминлек килсен иде дип телим, – ди Миләүшә.
автор фотосы
Нет комментариев