Аксарның тыл ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Яңалыклар

Аксарның тыл ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Районыбызда ветераннарны тормышларында мөһим көннәре белән котлау күркәм традициягә әверелде.

Аксар авылында яшәүче тыл ветераны Рәүф Минҗановка 20 февральдә 95 яшь тулды.  Рәүф Минҗан улын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Хәбибуллин, Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов  өенә барып котлады. Алар хөрмәтле ветеранга изге теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырды. 

Бөек Ватан сугышы елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Ул елларда эшләгән апа-абыйларны, балаларны хаклы рәвештә тыл батырлары дип әйтергә була. Рәүф абый да  олы тормыш юлы үткән. Аңа көтүче, кочегар, тегермәнче булып та эшләргә туры килгән. Тормыш иптәше белән өч бала үстергәннәр. Бүгенге көндә Рәүф бабай балалары, җиде оныгы, өч оныкчыгы хөрмәтендә яши. 

Ветеран үзен котларга килүчеләрне ачык йөз белән каршы алып, рәхмәтләрен әйтеп калды. Үзен шулай зурлаулары өчен рәхмәтләрен укып, ил-көннәрнең тыныч булуын теләде. Автоклуб хезмәткәрләре бабайга иң матур җырларын бүләк итте. 

Фото автоклубтан.


Нет комментариев