17 февральдә Аксар авылында хәрби бурычын Әфганстанда үтәгән, 30 елдан яшәү өчен көрәш алып барган көчле рухлы Айрат Вагыйзь улы Мөхәммәтдинов белән хушлаштылар.
1987 елның 16 ноябрендә Айрат Мөхәммәтдинов хәрби хезмәткә чакырыла һәм Әфганстанга эләгә. Әфганстан белән чиктәш Термезда, аннары Кабулда хезмәт итә. Совет гаскәрләре чыгарылгач, яңадан Термезга җибәрелә, Тула өлкәсендә хезмәтен тәмамлый. Әнисе Миңнурый апаның догалары ярдәм иткәндер, сугыштан исән-сау, бернинди ярасыз кайтырга насыйп була егеткә. Әмма берничә ел узуга бөерләре авырта башлый. «Көчле стресс кичергәнгә, артык куркып калганга», – дип аңлата табиблар. Куркытырдай мизгелләр күп була шул сугышта. Шуңа да сугыш бит ул. Аннан күзләре сукырая.
Айрат бик максатчан, аның тормыш сөючәнлеге һәм үҗәтлеге, күпне белергә омтылуы күпләр өчен үрнәк. Ул сәламәтлеге чикләнсә дә, шул хәлдә көн саен спорт белән шөгыльләнә иде. Җәен 12 километр, кышын 9-10 километр җәяү йөри. Көненә ишегалдында ясалган җайланма буенча көненә 20 чакрымга кадәр йөгерә торган чаклары да була.
Бу дөньяның матур икәнлеген күрү өчен акча түгел, күңел күзле кирәк булуын, бәхетнең бер әгъзаң да авыртмыйча, рәхәтләнеп йөри алуда икәнлеген Айрат Мөхәммәтдинов үз үрнәгендә күрсәтте безгә.
Әнисе Миңнурый апаның, якыннарының авыр кайгысын уртаклашып, сезгә сабырлык, ныклык телибез.
Фото редакция архивыннан.
Нет комментариев