Айдар Сөләйманов телевизион шоуда җиңү яулады
Яңалыклар

Айдар Сөләйманов телевизион шоуда җиңү яулады

Алдан хәбәр итүебезчә, кичә «Россия-1» каналында «Ну-ка, все вместе!» телевизион шоуының 5нче сезон чыгарылышында чираттагы тапшыру булды. Анда якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айдар Сөләйманов катнашты. Һәм безнең Айдар телевизион бәйгенең ярымфиналына үтте.

Айдар Сөләйманов иң башта Александра Пахмутованың "Нежность" җырын башкарды. Аннан соң ярымфиналга чыгу өчен аңа баттлда катнашырга туры килде. Һәм ул көндәшен 96 балл җыеп җиңде. Айдар, үзе яратып башкара торган Caruso  җырын, бик югары осталыкта җырлады. Хөкемдарларның күпчелеге аның җырын "каз тәннәре" чыкты, дип тыңлады. 
Хәзер Айдар Сөләймановның ярымфинал тапшыруында катнашуын һәм уңышка ирешүен түземсезлек белән көтәбез. 

Афәрин, якташ! 


Нет комментариев