5600 километр юл: Старобельскидан Херсонга кадәр
Яңалыклар

5600 километр юл: Старобельскидан Херсонга кадәр

Зәйдән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатылды.

Район башлыгы Разиф Кәримов якташ хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлау өчен махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне  шәхсән үзе озата барды.

11 февральдә Зәйдән гуманитар ярдәм төялгән 20 тонналы  йөк машинасы махсус хәрби операция зонасына юл тотты.  Гуманитар йөк Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 37 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көненә багышлап җыелды.

– Без махсус хәрби операция башланганнан бирле Ватаныбыз сагында торучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җибәрәбез. Безнең хәрби егетләребез Ватаныбыз азатлыгын саклап батырларча көрәшәләр. Без аларга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Хәрбиләргә, азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүдә иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе бу. Хәрби якташларыбыздан кергән заявкалар тулысынча үтәлде. Бу ярдәмебез Ватанны саклаучылар көне уңаеннан егетләребезгә безнең терәк булуыбызны тоярга ярдәм итсен. Без аларга сезнең сәламнәрне җиткереп, туган якта көтүләрен әйтербез, – диде район башлыгы Разиф Кәримов юлга кузгалыр алдыннан.

Кече Ватаннан ярдәм

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә  ике машина – “ВАЗ-2110” һәм “ВАЗ-2107”, генераторлар, бензопычкылар, төзелеш, җылылык изоляциясе материаллары, автомобильләр өчен запас частьләр, мич-буржуйкалар, су һәм ягулык мичкәләре, маскировка челтәрләре, медикаментлар, эчке киемнәр, тәм-томнар һәм тагын бик күп башка әйберләр җибәрелде. Моннан тыш, Зәй хәрбиләре  Ватанны саклаучылар бәйрәменә исемле посылкалар да алды. Егетләребез район-шәһәр яңалыкларыннан хәбәрдар булып торсыннар өчен “Зәй офыклары” белән ”Новый Зай” газеталары да җибәрелде. Газеталардагы язмалар егетләрне сөендереп, туган якта аларны көтүләрен, җиңү өчен тылда да көрәш баруын аңларга  ярдәм итәр. 

Шулай ук гуманитар йөктә «Закамье – Помощь госпиталям» төркеме аша госпитальләргә кирәкле булган әйберләр дә урын алды.

Гуманитар йөкне район башлыгы Разиф Кәримов, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Хватков,  «Зәй җылысы» хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов, махсус хәрби операция ветераны Евгений Иванов, машина йөртүчеләр Виталий Софин, Евгений Мартынов һәм Рәйхәт Габидуллин озата барды.

Гуманитар йөкне илтүдә СВО ветераны Евгений Ивановның катнашуы аерым символик үзенчәлеккә ия.  Авыр яраланып, хәрби хезмәттән азат ителгән Евгений, тернәклән-гәннән соң, беренче тапкыр илебез азатлыгы өчен көрәш алып барган урыннарында булып, сугышчан дуслары белән очрашты. Хәрби егетләр өчен Евгенийны күрү көчле әхлакый ярдәм булды.

Дусларыңны югалткан, пулялар сызгырган урыннарга вакыт узу белән кире кайту – зур батырлык ул. Аның өчен бу җиңел булмаган сәфәр иде. Алгы сызыктагы егетләр өчен – үткән, тыныч тормыштан сәлам һәм яраланганнан соң да үзебезнекеләрне ташламауның дәлиле.

Гуманитар ярдәм  Старобельскидан (ЛНР) башлап Херсон юнәлешенә кадәр бөтен фронт линиясе буенча озатылды. Колонна маршруты Зәй сугышчылары дислокациясенең 17 ноктасын колачлады. Гомумән алганда, миссиядә катнашучылар 5600 километрдан артык юл үтте.

Разиф Кәримов махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны  Ватанны саклаучылар көне белән котлап, аларга барлык зәйлеләрнең иң җылы теләкләрен җиткерде, исәнлек-саулык, ныклык һәм исән-имин Җиңү белән кайтуларын теләде.

Район халкы берләште
Шунысы мөһим, районда гуманитар ярдәм җыю ныклы системага салынды һәм халыкны берләштерде. Йөкне формалаштыруда район администрациясе, «Зәй җылысы» хәйрия фонды, предприятие-оешмалар, мәктәпләр, балалар бакчалары, шәхси эшмәкәрләр, шәһәр һәм районның гади кешеләре катнашты. Бүген шәһәр-районда 35 ноктада маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре, култык таяклары һәм мич-буржуйкалар  ясау дәвам итә. Битараф булмаган зәйлеләр  эчке киемнәр һәм пижамалар тегәләр, җылы оекбашлар бәйлиләр. Политехника көллиятендә, авыл клуб-ларында өй токмачы  һәм үлән чәйләре әзерлиләр. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр  хәрбиләргә җылы теләкләр белән  хатлар язалар.


Нет комментариев