Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

2027 елда Бигеш аэропортының очып китү полосасын яңартачаклар

2025 елда аэропортның очып китү-утыру полосасын реконструкцияләү буенча проект-эзләү эшләренә тендер әзерләнде.

2027 елда Бигеш (Түбән Кама) аэропортында очып китү полосасын ремонтлау башланачак. Очышларның гамәлдәге расписаниесе үзгәрмәячәк – аэропортны ремонт вакытында япмаячаклар. Бу хакта ТР Дәүләт Советының профильле комитеты утырышында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Проект агымдагы елның 1 апрелендә РФ Главгосэкспертизасының хуплавын алды инде. Реконструкция 124,5 мең кв. метр мәйданны били. Полосаның үзеннән тыш, руль юллары һәм яктылык сигналы җайланмалары яңартылырга тиеш.

2025 елда аэропортның очып китү-утыру полосасын реконструкцияләү буенча проект-эзләү эшләренә тендер бастырылды.

Чыганак: НТР 24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев