Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга 17нче машина озатылды

4 июньдә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз янына 41нче гуманитар йөк машинасы кузгалды.

Хәрбиләр өчен “УАЗ” машинасы район хакимияте һәм Изге Макарий чиркәвенә йөрүчеләр ярдәме белән алынды. Транспортның төзексезлеген бетерү, ышанычлы булуы өчен ремонтлауга запас частьләр белән эшмәкәр Николай Токранов тәэмин итте. Машинада хәрбиләр өчен кирәкле булган әйберләр – элемтә өчен радиостанцияләр, коммутаторлар, полевка, маскировка челтәрләре, газ баллоннары, исемле посылкалар һәм бик күп башка әйберләр урын алган иде.


Гуманитар йөкне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов һәм Руслан Варламов озата киттеләр.
– Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән зәйлеләр якташларыбызга ярдәм итүгә алынды. СВО зонасына Зәйдән озатылучы 41нче гуманитар ярдәм бу. Егетләргә барлыгы 17 машина илтелде. Район башлыгы Разиф Галиевич, район-шәһәр халкы хәрбиләребезгә актив төстә ярдәм итә, – диде Петр Сергеевич.
Валентин Александровичның хәрбиләргә –12нче, Петр Сергеевичның 6нчы мәртәбә гуманитар ярдәм илтүе.


Егетләребезгә туган яктагы яңалыклардан хәбәрдар булып тору өчен “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарын да җибәрдек. Алар туган яктан килгән һәр хәбәргә сөенүләрен белдерәләр.
Хәрби якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю буенча эш районда бер генә көнгә дә тукталмый. “Zаинск с Vами”, “Закамье – Помощь госпиталям”, “Зәй җылысы” хәйрия фонды волонтерлары чираттагы гуманитар ярдәмне җыю буенча зур эш алып бара. Без бары бергә берләшеп кенә күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев