Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Зәйдә дә май җитештерелә

Зәйдә сыер мае чыгарыла башлады.

Бу эш юнәлеше белән «Зәй» авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Альберт Ләздәт улы Гайнуллин шөгыльләнә. Бүген кооперативта республика һәм район җитәкчеләре булды.

Тозлы сыр җитештерү эшчәнлеген алып баручы шәһәребез эшмәкәре, кулланучылар соравын күздә тотып югары сыйфатлы сыер мае чыгаруга кереште. Майлылыгы 72,5 процент булган продуктка сорау зур. Алар 450 граммлы контейнерларда һәм килолап сатуга чыгарыла. 

«Мәрхүм әтием Ләздәт Гайнуллин эшен дәвам итеп, сөт продуктлары җитештерүдә ассортиментны арттыра бару теләге күптән бар иде. Менә быел май ясау өчен махсус линия сатып алып, халык соравы зур булган продукция җитештерә башладык. Заводта тәүлегенә 10-15 тонна сөт эшкәртелә. Аннан 18 төрдәге тозлы сыр һәм менә сыер мае эшләп чыгарабыз. Сөтне исә халыктан да җыябыз, агрохолдинглардан да алабыз. Безнең максат иң мөһиме югары сыйфатлы, кулланучы яратып туклана торган ризык әзерләү», — ди Альберт Гайнуллин.

Эшмәкәр 2018 елда сөт продукциясе, сыр ясау буенча завод булдырган иде. Иске бинаны заманча итеп сафка бастырып ул 2022 елда сөт эшкәртү юнәлеше буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының матди-техник базасын үстерү максатында грант отты. Һәм хәзер елдан-ел җитештерү күләмен арттыра бара. 

Бүген «Зәй» авыл хуҗалыгы кооперативында эш барышын карау, хезмәткәрләр белән аралашу максатында биредә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов булды. Ул эшчәнлектән канәгать калып югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев