Зәй эшмәкәрләрен «Россиянең иң яхшы 100 товары» бәйгесендә катнашырга чакыралар
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2026 елгы конкурсны башлап җибәрү турында карар кабул итте. Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 елгы 1969 нчы номерлы күрсәтмәсе нигезендә гамәлгә куелды. Ул республика предприятиеләрендә җитештерелә торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын өзлексез арттыруга стимуллаштыру максатларында һәм алты номинация буенча үткәрелә: «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Халык өчен хезмәтләр», «Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр», «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».
Үзенең 20 елдан артык тарихында конкурс республика товар җитештерүчеләренең казанышларын күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен иң уңышлы һәм абруйлы мәйданчыкларның берсенә әверелде. Бүген конкурс киң колачлы проект булып тора, аның географиясе республикабызның бөтен территориясен колачлый. Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр турындагы мәгълүмат республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырыла, шулай ук конкурста җиңүчеләрнең еллык каталогына эләгә. Конкурста катнашу өчен 2026 елның 17 апреленә кадәр «Татарстан ЦСМ» ФБУГА электрон почта аша гариза җибәрергә кирәк: best@tatcsm.ru
Элемтә өчен телефоннар (843) 233-18-13, 233-18-57.
Конкурста катнашу шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан ЦСМ ФБУ сайтының "Конкурс бүлегендә" танышырга мөмкин: https://test.tatarstan.ru/contest2.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев