Зәйнең үзәк мәчетендә балалар өчен  җәйге курслар башлана
Дин һәм тормыш

Зәйнең үзәк мәчетендә балалар өчен җәйге курслар башлана

Зәйнең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчете 7дән 15 яшькә кадәрге мәктәп яшендәге балаларны укуларга чакыра.

Оештыручылар ата-аналарның игътибарын быелгы яңалыкка юнәлтә: малайлар һәм кызлар төрле сменаларда һәм төрле вакытта шөгыльләнәчәк. Укулар малайлар өчен 8-19 июньдә, кызлар өчен 22 июньнән 3 июльгә кадәр узачак.
Дәресләрнең көндәлек графигы:
9:00-9: 45 — беренче дәрес;
10:00-10: 45 — икенче дәрес;
10: 45-11: 00 — чәй эчү;
11:00-11: 45 — өченче дәрес;
12: 00 — Өйлә намазы.

Дресс-кодны төгәл үтәүне искә төшерәбез. Малайлар баш киемнәрендә булырга тиеш, кыска шорты рөхсәт ителми. Кызлар өчен тәннең ачык урыннарын каплый торган кием мәҗбүри.

Өстәмә мәгълүмат алырга һәм курсларга  8 (967) 468-01-83 (Илдар хәзрәт) телефоны буенча язылырга мөмкин.


Нет комментариев