Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Изге ният авылны бергәлектә тота

Керәшен Мәлеме авылында якшәмбе саен җыелып иман укыйлар. Күркәм гамәлне авыл халкы инде бер ел башкара икән. Моңа сәбәпче булып, авылда келәү йорты төзүләре тора. Анда өлкән яшьтәге түтиләр, уртача яшьтәге хатын-кызлар, хәтта ир-атлар да җыелалар.

Без килгәндә православие халкының изге китабын Ольга Уразайкина укыды. Иман вакытында ул илебез өчен тынычлык сорап та ялварды, хәрби операциядә булган ир-егетләребезнең исән-имин кайтуларын теләде. Әйтергә кирәк, сәгатьтән артык басып торып Библияне укуы җиңел түгел, шуңа да арып киткәч Ольга Уразайкинаны Ольга Тихонова алмаштырды.

Келәү йортына килүчеләр рухи азык алуларына сөенеп бетә алмыйлар. Дөрес, биредәге керәшеннәр динне беркайчан да «читкә куймаган», моңа кадәр алар авылның өлкән кешесе — Наталья Уразайкинада җыелышып, кич утырып төрле иманнар өйрәнгәннәр. Бер ел элек авылдагы борынгы чиркәүне торгызу максатын куйган инициатив төркем келәү йорты төзеп куярга була. Аны сафка бастыруга күп кул көче кергән Владимир Васильевич Уразайкинга авылдашлары аеруча рәхмәтле. Келәү йортын иске чиркәү янына салалар. Ул металлокаркастан эшләнгән. Аны кешеләр кышын да йөри алсын өчен җылытып ясаганнар. Ут, торбалар да сузганнар. Эчен матур итеп бизәгәннәр. Бүген келәү йорты кечкенә генә авыл кешеләре өчен бер җыелу урыны булып тора.

Әйтергә кирәк, авылдагы борынгы Покров Святой Богородицы исемле борынгы чиркәүне торгызу буенча эшләр дә дәвам итә. Анда пластик тәрәзәләр куйганнар. Иконастассны төзекләндергәннәр. Күптән түгел генә Христос образы төшкән иконаны Казаннан реставрациядән алып кайтканнар. Шулай ук яз көне Нурлат шәһәрендә, махсус остада яңа гөмбәз дә ясатканнар. Әйтергә кирәк, чиркәүне төзекләндерү тулысынча хәйриячеләр хисабына башкарыла. Чиркәүне торгызучыларның берсе — Николай Тихонов.

"Авыл җирлегендә иман укымыйча яши алмыйлар. Электән үк керәшен Мәлемендә дин көчле булган. Без, авылдан чыгучылар, һәрберебез кечкенә генә авылыбызны торгызуга көч кертсәк ул яшәячәк. Дөнья малы артыннан куып, дин йортларыбыз турында онытырга ярамый",- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев