Федоровкада икона табылган урынга башыру качы куелды
Дин һәм тормыш

Федоровкада икона табылган урынга башыру качы куелды

Узган шимбәдә Федоровка авылы активистлары мөһим һәм чын мәгънәсендә изге эш башкардылар — Иверская Алла Анасы иконасы табылган урында башыру качы урнаштырдылар

Үзәндәге могҗиза: Федоровкада иконаны ничек тапканнар

 Бу тарих ерак 1914 елда башлана. Скворцовлар гаиләсеннән ике бертуган — 12 яшьлек Павел һәм 8 яшьлек Константин — «Татар сазы» чишмәсе янындагы үзәндә уйнап йөргәндә, җирдән чыгып торган әйберне күреп калалар. Балалар аны кызыксынып казып чыгаралар. Ул Иверская исемле изге Алла Анасы тәресе була. Табышларына шатланып, өйләренә, кош тоткандай, кайтып керәләр һәм ата-аналарына күрсәтәләр.

Бу хәбәр авылга тарала. Авыл картлары Олы көн алдыннан җыелып, икона табылган урында часовня-багана ясап куялар, табылган тәрене шунда урнаштыралар. Часовня янында православие бәйрәмнәрендә келәүләр үтә, бу урын халык тарафыннан изге урынга әйләнә.

Бу тарихка катнашы булган кешеләр язмышы

Павел Иванович Скворцов (1901 елның 1 июнендә туган) һәм Константин Иванович Скворцов (1906 елның 19 маенда туган) авыр язмыш кичерәләр. 1941 елның июнендә Константинны Зәй район хәрби комиссариаты Кызыл Армия сафларына мобилизацияли, ул кызылармияче булып хезмәт итә һәм 1941 елның октябрендә хәбәрсез югала. Павел да Зәй район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына, яраланып кайта, соңрак вафат була һәм туган авылы Федоровкада җирләнә.

Изге әйберне ничек саклап калганнар

Совет чорында часовня ташландык хәлгә килә, агач багана череп ава. Скворцовларның сеңлесе Екатерина Ивановна ире Григорий Спиридонов белән бергә иконаны үз өйләренә алып кайталар. Озак еллар изге әйбер аларда саклана, ә ирле-хатынлы картайгач, аны Анна Порфириевна Кустовскаяга (кыз фамилиясе Краснова) тапшыралар.

Иске Зәйдәге Крестовоздвижение чиркәве торгызылганнан соң, Анна Порфириевна иконаны чиркәүгә тапшыра. Ә 2024 елда Федоровкага күчмә чиркәү кайтарып урнаштырыла. Һәм Крестовоздвижение чиркәвендә эшләүче Анастасия Мартемьяновна Кустовская Иверская Изге Алла Анасы тәресен шул күчмә чиркәүгә тапшыра.

автор фотосы, башыру качын кую
автор фотосы, башыру качын кую

Авыл Иверская Алла Анасы иконасы бөркәве астында яши

Узган шимбәдә Федоровка авылында Иверская Алла Анасы иконасы табылган урынга башыру качы куелды. Ул тимер читән белән әйләндереп алынды. Бу эшне авыл активистлары Валентин Атласов, Леонид Краснов, Иван Матвеев, Лев Абрамов башкарды. Шулай ук бирегә Иверская Алла Анасы иконасының күчермәсе урнаштырылачак. Алга таба литургия уздырып, акафест укып, бу урынны изгеләндерергә ниятлиләр.

— “Федоровка авылын Иверская Алла Анасы иконасы бөркәве астында саклап яшәсен иде”, - дип тели бу изге эшне башкаручылар.


Нет комментариев