Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Зәйдә өлкән буын һәм волонтерларны хөрмәтлиләр

Зәйдә Бөек Ватан сугышынында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан ветераннарга юбилей медальләре тапшыру дәвам итә.

Кичә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин Сармашбаш авылында яшәүче тыл ветераны Йөзлебикә Минһаҗева өендә булып аның күкрәгенә медаль такты. 

«Сезнең авыр еллардагы тырыш хезмәтегез һәм туган җиргә чиксез мәхәббәтегез — барыбыз өчен дә, бигрәк тә яшь буынга Ватанга тугрылык үрнәге булып тора. Сезгә олы рәхмәт, алгы көннәрдә сәламәтлек, тыныч тормыш телибез», — диде ул тыл ветеранына мөрәҗәгать итеп.

Тыл хезмәтчәне 94 яшьлек Йөзлебикә әби Минһаҗева бүген дә сугыш елларын күз яшьләрсез искә ала алмый. 

«Бик авыр булды. Ризыкка туймаган вакытлар күп булды», — ди ул. Ул гомере буе туган авылында яши, терлекчелектә сыер савучы булып эшли.

Шулай ук Петр Сергеевич Сармашбаш мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүче волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев