Зәй заводы үзенең тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләде
Бүгенге көндә Зәйнең тәгәрмәчләр заводында хезмәт куйган 8 тыл ветераны бар.
«Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШ профсоюз комитеты рәисе Илдус Ибраһимов һәм Зәй шәһәре Советы депутаты, заводның әйдәп баручы белгече Наталья Федина тыл хезмәтчәннәре янында булып, якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар һәм «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә — 80 ел» юбилей медальләрен тапшырдылар.
«Тыл ветераннарыбыз — ул вакыттагы вакыйгаларның шаһитлары, алар үзләренең авыр хезмәтләре белән җиңүгә өлеш керткәннәр һәм илне торгызуда катнашканнар. Һәр тыл ветеранына сугыш һәм сугыштан соңгы елларда җиңүгә, илне торгызуга керткән өлешләре, хезмәтләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләдек», — ди Илдус Ибраһимов.
фотолар заводтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев