Мәктәп укучыларының көзге каникуллары дәвам итә.
Шул уңайдан Зәйнең төрле мәдәни учреждениеләрендә балалар өчен күп төрле чаралар оештырыла. “Космос” кинотеатрында бу көннәрдә юлларда имин йөрү буенча әңгәмә үткәрелде. Анда татар гимназиясе, 5, 6 нчы мәктәп укучылары катнашты.
Биредә гадәти киносеанс урынына куркынычсызлык турында мөһим сөйләшү булды. “Юл куркынычсызлыгы” фонды дәүләт учреждениесенең Зәй районы буенча бүлек башлыгы Вадим Иванов укучыларга юлларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Аннан соң балалар интерактив уеннарда юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы сорауларга актив җавап бирделәр, үз күзәтүләре һәм тормыш мисаллары белән уртаклаштылар. Һәр балага бүләкләр дә бирелде. Ул яктылыкны кире кайтара торган элементлы брелоклар иде.
Нет комментариев