Зәй шәһәрендә тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең юбилей медальләре тапшырыла
Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, автоклуб хезмәткәрләре бу көннәрдә тыл ветераннары янында була.
Алар Иске Зәйдә, Мирный, Карамалы бистәсендә, Яңа Зәйдә яшәүче тыл ветераннарының өйләренә барып, аларга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыралар.
Тыл ветераннарына илебез иминлеге өчен куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелеп, аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйлар.
Фотолар автоклубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев