«Хәтер Маршы-2025» — Зәйдә
Зәй районында яшь буынны Ватан сакчылары булырга әзерләү максатында җитди эш алып барыла, бу максаттан уздырылучы патриотик чаралар эзсез калмый.
Бу көннәрдә Зәйдә Татарстан Республикасының «Ватан» эзтабарлар яшьләр берләшмәсе әгъзалары булган «Химик», «139нчы гимназия кар десанты», «Ялкын», «Йолдызлы» отрядлары булдылар. Алар районның яшь армиячеләре, эзтабарлары, махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрби белән бергәләп Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер Маршы-2025» акциясендә катнаштылар. Чараны безнең «Гвардия» эзтабарлар отряды оештырды.
«Бөек Ватан сугышы елларында Зәй районы фронтка ярдәм итүгә зур өлеш кертте. Фашизмга каршы көрәштә 11600 Зәй кешесе катнашты, аларның 7410сы сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады, 2800 дән артык фронтовик сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан шәһәребездә „Хәтер Маршы“ нда катнашучыларны кабул итү безнең өчен бик кыйммәтле», — дип мөрәҗәгать итте «Гвардия» җитәкчесе Виктор Никифоров.
«Хәтер Маршы — 2025» яшьләр агитация походы гражданлык җәмгыятен үстерүгә, Татарстан Республикасы Рәисе яклавында үткәрелә. Акция чаралары «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.
фотолар эзтабарлар отрядыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев