Тыл ветераны медаль алды
«Бердәм Россия» фракциясенең Зәйдәге җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләрен тыл хезмәтчәннәренә тапшыра. Бу көннәрдә ул шәһәрдәшебез Анна Фролова янында булды.
Анна Ивановна юбилей медален кабул итүгә алдан әзерләнде, күкрәгенә хезмәт юлында алган барлык бүләкләрен беркетеп район җитәкчесен каршы алды.
«Мин хезмәт юлымны башлаганда әле балигъ булганлыкны белгертә торган паспортым да юк иде. Әти фронтка китте, без апам белән икәү генә калдык. Тылда тырышып хезмәт куйдык», — дип искә ала тыл хезмәтчәне.
Анна Фролова 15 яшеннән Балахна шәһәрендәге торф белән эшләүче электростанциядә эшли. Станция Горький шәһәренең оборонага эшләүче эре предприятиеләре өчен электр тогы бирә. Аннары язмыш аны Зәй шәһәренә алып килә, анда ул утыз ел тимер юлда эшли.
«Мин сезнең рухыгызның күтәренке булуына сокланам! Бары тик шундый кешеләр генә сугыш авырлыкларын һәм тыныч тормышны торгызу кыенлыкларын җиңә алды», — дип билгеләде Петр Уразайкин. Ул Анна Ивановнага сәламәтлек һәм шатлык теләп, юбилей медален тапшырды.
Тыл хезмәтчәне үзенә күрсәтелгән игътибар һәм истәлекле бүләк өчен рәхмәт белдерде, район җитәкчелегенең аны беркайчан да онытмавын билгеләп үтте.
Юбилей медальләре Зәй районының 169 тыл хезмәтчәннәренә тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев