Тыл ветераннарына — медальләр
Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан өлкән буынны котлаулар дәвам итә.
«Бердәм Россия» фракциясенең Зәйдәге җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә — 80 ел» медальләрен тыл хезмәтчәннәренә тапшыра. Бу көннәрдә ул шәһәрдәшебез Анна Фролова янында булды.
Анна Ивановна юбилей медален кабул итүгә алдан әзерләнде, күкрәгенә хезмәт юлында алган барлык бүләкләрен беркетеп район җитәкчесен каршы алды.
«Мин хезмәт юлымны башлаганда әле балигъ булганлыкны белгертә торган паспортым да юк иде. Әти фронтка китте, без апам белән икәү генә калдык. Тылда тырышып хезмәт куйдык», — дип искә ала тыл хезмәтчәне.
Анна Фролова 15 яшеннән Балахна шәһәрендәге торф белән эшләүче электр станциясендә эшли. Станция Горький шәһәренең оборонага эшләүче эре предприятиеләре өчен электр тогы бирә. Аннары язмыш аны Зәй шәһәренә алып килә, биредә ул утыз ел тимер юлда эшли.
«Мин сезнең рухыгызның күтәренке булуына сокланам. Бары тик шундый кешеләр генә сугыш авырлыкларын һәм тыныч тормышны торгызу кыенлыкларын җиңә алды», — дип билгеләде Петр Уразайкин. Ул Анна Ивановнага сәламәтлек һәм шатлык теләп, юбилей медален тапшырды.
Тыл хезмәтчәне үзенә күрсәтелгән игътибар һәм истәлекле бүләк өчен рәхмәт белдерде, район җитәкчелегенең аны беркайчан да онытмавын билгеләп үтте.
Юбилей медальләре районның 169 тыл хезмәтчәненә тапшырыла.
* * *
Петр Уразайкин Сармашбаш авылында яшәүче тыл ветераны Йөзлебикә Минһаҗева өендә булып, аның күкрәгенә медаль такты.
«Сезнең авыр еллардагы тырыш хезмәтегез һәм туган җиргә мәхәббәтегез барыбыз өчен дә, бигрәк тә яшь буынга Ватанга тугрылык үрнәге булып тора. Сезгә олы рәхмәт, алгы көннәрдә сәламәтлек, тыныч тормыш телибез», — диде ул, тыл ветеранына мөрәҗәгать итеп.
Тыл хезмәтчәне, 94 яшьлек Йөзлебикә әби Минһаҗева бүген дә сугыш елларын күз яшьләрсез искә ала алмый.
«Бик авыр булды. Ризыкка туймаган вакытлар күп иде», — ди ул.
Ул гомере буе туган авылында яши, сыер савучы булып эшли.
Шулай ук Петр Сергеевич Сармашбаш мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүче волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Шыкмай авылында яшәүче тыл ветераны Ганҗә Низамовага да юбилей медале тапшырылды.
Ганҗә Фәхретдин кызына 95 яшь. Сугыш елларында ул яшүсмер була әле, яшь кызга күмәк хужалыкта төрле авыр эшләр башкарырга туры килә. 95 яшендә дә чисталыкны ярата, гөлләр үстерә. Йөзендә елмаю һәм тормышка рәхмәтле булуы чагыла. Тормыш иптәше Нәҗип абый белән 4 ул үстергәннәр. Ганҗә апага бала кайгысы да күрергә туры килгән: бер улы яшьли вафат булган.
Ветеранга медальне Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова тапшырды. Шулай ул бу көнне Ганҗә әби янында Шыкмай клубы мөдире Гасимә Мингалимова белән социаль хезмәткәр Рәйсә Фәрхетдинова да булдылар.
Кунакларны ачык йөз белән каршы алды Ганҗә апа. Үзен шулай зурлаулары өчен рәхмәтләрен укып, ил-көннәрнең тыныч булуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев