Шыкмайның тыл ветеранын хөрмәтләделәр
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Шыкмай авылында яшәүче тыл ветераны Ганҗә Низамовага да юбилей медале тапшырылды.
Ганҗә Фәхретдин кызына 95 яшь. Сугыш елларында ул яшүсмер була әле, яшь кызга күмәк хужалыкта төрле авыр эшләр башкарырга туры килә. 95 яшендә дә чисталыкны ярата, гөлләр үстерә. Йөзендә елмаю һәм тормышка рәхмәтле булуы чагыла. Тормыш иптәше Нәҗип абый белән 4 ул үстергәннәр. Ганҗә апага бала кайгысы да күрергә туры килгән: бер улы яшьли вафат булган.
Ветеранга медальне Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова тапшырды. Шулай ул бу көнне Ганҗә әби янында Шыкмай авылы клубы мөдире Гасимә Мингалимова белән социаль хезмәткәр Рәйсә Фәрхетдинова да булдылар.
Кунакларны ачык йөз белән каршы алды Ганҗә апа. Үзен шулай зурлаулары өчен рәхмәтләрен укып, ил-көннәрнең тыныч булуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев