Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Сарсаз-Багражның тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугыш елларында илне торгызуда, җиңү яулауда тырыш хезмәт куйган Сарсаз-Баграж авылының тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы үтте.

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев тыл ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. 

«Мәктәпнең яшьармиячеләре дә ветераннарны котларга барып, аларга шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Мәктәп директоры Валентин Мартемьянов өлкәннәребезгә сәламәтлек, имин тормыш теләде. Өлкәннәр үз чиратларында укучыларга сугыш чоры вакытында нинди эшләр башкарулары турында сөйләделәр. Алар фашизмны җиңүгә зур өлеш керткәннәр. Сугыш елларында фронтка сугышчылар өчен җылы кием-салым, азык-төлек әзерләп җибәрүдә булышканнар. Басуда, ындыр табагында һәм башка бик кирәкле күп эшләрдә үзләренең көчләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча эшләгәннәр. Аларның фидакарь хезмәтләре — яшьләр өчен үрнәк», — ди мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Чернова.

Юбилей медальләре Татьяна Абдулова, Екатерина Утяганова һәм Иван Романовка тапшырылды. 

«Бүгенге көндә күктә кояш балкый икән, авылыбыз буйлап яшьләр яраткан хезмәтләренә ашыга икән, балалар чыр-чу килеп уйный икән, барысы өчен дә без — ветераннарга бурычлы. Әле озак еллар сәламәт булып, безнең арада яшәгез, дигән теләкләребезне җиткердек авылыбызның хөрмәтле өлкәннәренә», — ди Ирина Григорьевна.

фотолар авыл җирлегеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев