Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Патриотизмны — үзешчән сәнгать аша

Районда «Театр призмасы аша батырлык» фестивале үтә.

Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Агымдагы ел муниципаль районда Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район мәдәният йорты авыл мәдәният йортлары арасында «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсын уздыра.

Беренчеләрдән булып фестиваль кысаларында Поповка авылы үзешчәннәре Эвелина Пиженко әсәре буенча «Язга кадәр ярты сәгать кала» әсәрен сәхнәләштерде. 

Вакыйгалар 1945 елда Җиңү алдыннан фронт яны госпитальләренең берсендә бара. Геройлар сугыш турында фикер алыша, бәрелешләр тиздән тәмамланыр һәм алар өйләренә кайта алырлар дип өметләнә. Василина үзенең һәлак булган гаиләсе турында сөйли һәм ул могҗиза белән фашистлардан котылып исән калган, әтисеннән кала, аның бөтен гаиләсен үтергәннәр, шушы госпитальдә сыену урыны алган. Пьеса ахырында Василинаның әтисе — Совет Армиясенең хәрби офицеры кызын хәрби хирург ярдәме белән эзләп таба. Левитанның радио аша хәбәреннән геройлар сугышның тәмамлануын беләләр. Бары хәрби хирург кына сугышның әле бетмәгәнен һәм ул ясаган яраларның әле озакка барачагын аңлый... 

«Театр бит ул халыкны ял иттерү урыны гына түгел, спектакльдән соң нинди дә булса сабак, гыйбрәт алу, бәя бирү дигән сүз дә. Залда утырган хатын-кызларның гына түгел, ир-атларның да күңелен йомшартты үзешчән артистларыбыз. Һәр көн кадерле вакытларын кызганмый репетицияләргә йөргән үзешчәннәргә рәхмәтләремне җиткерәм», — ди район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.
 

Югары Баграж авылы үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» район конкурс-фестивале кысаларында Рабит Батулланың «Мизгел» драмасын сәхнәләштерделәр.

Әлеге драма сугыштан балаларын көтүче аналар истәлегенә багышланган. Әни кеше газиз улыннан килгән хатны кулына алып кат-кат укый... Фронт хатлары яу кырында Ватанны саклап көрәшкән сугышчыларга туганнары — әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары белән элемтәдә тору өчен бердәнбер чара булган. Солдатларның нинди шартларда сугышырга туры килүе, Бөек Җиңүне якынайту өчен аларның нинди зур тырышлык куюлары бу хатлардан бик ачык күренә... 

Рольләрне Николай һәм Розалия Минеевлар, Галина Лысманова, Анна Бутакова, Роза Нурумбетова оста итеп уйнадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев