Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Мирныйда «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе кысаларында чаралар оештырыла

19 февральдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе кысаларында мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Алып баручы балалар һәм яшүсмерләргә 1945 елның 19 февралендә — Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 көн калгач, яу кырындагы вакыйгалар турында сөйләде. Бөек Ватан сугышы ветераны кызы Маргарита Демидова истәлекләре белән уртаклашты, әтисенең сугышта катнашуы, җиңүгә керткән өлеше, лаеклы бүләкләре һәм фронттан хатлары турында сөйләде. 

Патриотик очрашуда катнашучылар олыларның да, балаларның да тәүлекләр буе заводларда, ачлык, салкында һәм эсселектә, Бөек Җиңүне якынайтып, фронт өчен тылда эшләгәннәре турында сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар һәм бик тәэсирләнделәр. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераны кызына һәм аның якыннарына гаиләдә кадерләп саклаган һәм буыннан-буынга тапшырган истәлекләре өчен зур рәхмәт белдерделәр.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев