Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Кадер авылы үзешчәннәре спектакль куйды

«Театр призмасы аша батырлык» район фестиваль-конкурсы кысаларында Кадер үзешчәннәре Рәзинә Сәетгәрәеваның «Хәтер аша үткәннәргә» спектаклен сәхнәләштерде.

Спектакльдә вакыйгалар авыр сугыш елларын үз эченә алган. Дуся түти белән Ульянаның гаиләсенә сугыш беренче көннән үк кагыла. Алар язмыш сынауларына бирешмиләр. Ульянаның егете Ягур сугышка китә. Ул авырлы булып кала. Авырлыкларга карамастан баланы тәрбияләп үстерә. Ләкин 1943 елның җәендә Ягурның сугышта һәлак булуы турында өчпочмаклы хат килә. Дуся түти ирен сугышка озатканнан бирле бер хәбәр дә алмый. Соңыннан ул хәбәрсез югалган солдатлар исемлегенә эләгә…

«Бу авыр елларда шундый ачы язмышлар һәр йортка диярлек кагылган. Безгә аларны онытырга ярамый. Шул батырлар яулап алган Бөек Җиңү хакына без матур, тыныч, имин тормышта яшибез. Күкләребез hәрчак аяз булсын иде. Төп рольне уйнаучы Лиана Габделхакова (Ульяна) спектакль барышында җырлавы һәм искиткеч ягымлы тавышы белән тамашачыны җәлеп итте. Ягур ролен Айдар Гарифуллин башкарды. Айрат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләсә дә, безнең җирлектә үткән тамашаларда һәрвакыт актив катнаша, нинди генә рольдә уйнаса да, образны тулысынча ачып бирә», — ди мәдәният йорты директоры Фәнзилә Боярова.

Метри карт ролендә Рөстәм Хамматов иде. Ул — яшьтән үк театрда катнашып йөргән Башкортстан егете. Фәнзилә Боярова (Дуся түти), Анжелика Антонова (Фекла), Гөлфия Сөләйманова (хат ташучы), Ризидә Абрамова (Мария түти), Флүзә Батаева (Флюзә апа) үз рольләрен искиткеч оста башкарды. 

Тамашачылар үткәннәрне искә алып, күз яшьләре аша карады спектакльне.

фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев