Югарыбагражлылар «Театр призмасы аша батырлык» фестиваленә кушылды
Югары Баграж авылы үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» район конкурс-фестивале кысаларында Рабит Батулланың «Мизгел» драмасын сәхнәләштерделәр.
Әлеге драма сугыштан балаларын көтүче аналар истәлегенә багышланган. Әни кеше газиз улыннан килгән хатны кулына алып кат-кат укый... Фронт хатлары яу кырында Ватанны саклап көрәшкән сугышчыларга туганнары — әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары белән элемтәдә тору өчен бердәнбер чара булган. Солдатларның нинди шартларда сугышырга туры килүе, Бөек Җиңүне якынайту өчен аларның нинди зур тырышлык куюлары бу хатлардан бик ачык күренә...
Рольләрне Николай һәм Розалия Минеевлар, Галина Лысманова, Анна Бутакова, Роза Нурумбетова оста итеп уйнадылар.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев