Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Иске Тәкмәк үзешчәннәре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спектакль күрсәттеләр

4 мартта Иске Тәкмәк авылы үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» район фестивале кысаларында Тамара Макаровскаяның «Җилдә ут» спектаклен сәхнәләштерде.

Әлеге спектакль сугыш чорында хатын-кызларның һәм балаларның катлаулы язмышы турында. Вакыйгалар немецлар басып алган хуторларның берсендә бара. Әни белән кыз, кулларына сабый тотып, туган йортларын ташлап, хутордагы башка хатыннар һәм балалар белән бергә партизан отрядына китәргә җыеналар. Көтмәгәндә төнлә алар янына шәһәрдән эвакуацияләнгән ике кыз — Тоня белән Маша килә. Маша аларның йортын бомбага тотуларын, әнисе һәм сеңлесе Ленаның һәлак булуы турында сөйли. Партизаннар Вера белән элемтәгә кереп, төнлә барысын да урманга, үзләре янына киләргә кушалар. Ләкин нәкъ менә шул төнне немецлар бөтен авылны чолгап алалар. Вера немецларның игътибарын читкә юнәлтергә була һәм печәнлеккә ут төртә, үзе һәлак була…

Спектакль аша үзешчән артистлар балаларны һәм зур булмаган хутор халкын коткару өчен батырлык кылган хатын-кызларның катлаулы язмышын, сугышның коточкычлыгын, фашизмның явызлыгын һәм Ана мәхәббәтенең көчен чагылдыра алдылар.

Фотолар мәдәният хезмәткәрләреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев