Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Илне торгызган тынгысыз җаннар

Районда тыл ветераннарына «Җиңүгә — 80 ел» медальләре тапшырыла.

Районда Җиңү көненә багышланган истәлекле медальләрне 169 кеше — ветераннар, сугыш ветераннарының тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре һәм фашист концлагерьлары тоткыннары алачак.

Шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, автоклуб хезмәткәрләре бу көннәрдә тыл ветераннары янында була.

Алар Иске Зәйдә, Мирный, Карамалы бистәсендә, Яңа Зәйдә яшәүче тыл ветераннарының өйләренә барып, аларга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыралар. 

Тыл ветераннарына илебез иминлеге өчен куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелеп, аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйлар.
* * *

Аксар авылында бүгенге көндә 9 тыл ветераны бар. Бу көннәрдә авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов һәм мәдәният хезмәткәрләре аларның өйләренә барып, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан медальләр тапшырдылар. 

Алар ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, тылда, илебезне торгызуда куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Медальләрне Мисхәт Борһанов, Рәхилә Гыйззәтуллина, Мөзәкирә Динмөхәммәтова, Салих Зиннәтов, Рәүф Минҗанов, Мәүҗидә Миннегулова, Мәүзидә Таҗиева, Гөлсинә Хәбибуллина, Бәгъдәнур Хәлиевлар алып, үзләрен хөрмәтләүләре өчен рәхмәт әйтеп, ил-көннәрнең тыныч булуын теләделәр.

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев тыл ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә — 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. 

Мәктәпнең яшьармиячеләре дә ветераннарны котларга барып, аларга шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Мәктәп директоры Валентин Мартемьянов өлкәннәребезгә сәламәтлек, имин тормыш теләде. 

Өлкәннәр үз чиратларында укучыларга сугыш чоры вакытында нинди эшләр башкарулары турында сөйләделәр. Алар фашизмны җиңүгә зур өлеш керткәннәр. Сугыш елларында фронтка сугышчылар өчен җылы кием-салым, азык-төлек әзерләп җибәрүдә булышканнар. Басуда, ындыр табагында һәм башка бик кирәкле күп эшләрдә үзләренең көчләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча эшләгәннәр. Аларның фидакарь хезмәтләре — яшьләр өчен үрнәк.

Юбилей медальләре Татьяна Абдулова, Екатерина Утяганова һәм Иван Романовка тапшырылды. 
Бүгенге көндә күктә кояш балкый икән, авылыбыз буйлап яшьләр яраткан хезмәтләренә ашыга икән, балалар чыр-чу килеп уйный икән, барысы өчен дә без ветераннарга бурычлы. Әле озак еллар сәламәт булып, безнең арада яшәгез, дигән теләкләребезне җиткердек авылыбызның хөрмәтле өлкәннәренә.
* * *

Кадер авыл җирлегенә караган биш авылда бүгенге көндә бер генә тыл ветераны яши. Ул — Әхмәт авылында гомер кичерүче Фаит абый Сәитов. 

Үзенчәлекле һөнәр иясе ул Фаит Фазыл улы. Ат дирбияләре тегеп, аларны үз куллары белән бизәгән, тәңкәләренә кадәр чүкеп ясаган. Фаит абыйның даны еракларга таралган. Ул матур еллар истәлеге — дирбияләр бүген дә гаиләдә бик кадерле ядкарь булып саклана. Үзенчәлекле һөнәр иясе булудан тыш, Фаит абый әле гармунда да бик оста уйный. 

Бу көннәрдә Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова, Әхмәт клубы җитәкчесе Резеда Абрамова, китапханәче Гөлфия Сөләйманова Фаит абыйларның өенә барып, аңа «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә — 80 ел» юбилей медален тапшырдылар. Людмила Николаевна хөрмәтле ветеранга атап язган шигырен дә укыды. 
Күпне күргән Фаит абый
Тормыш юлын үткәндә.
Кайгысы да, шатлыгы да
Килгән гомер иткәндә...
«Фаит бабай», диеп әле,
Гел дә әйтәсе килми!
«Фаит абый», «Фаит 
абый» —
Тел үзе шулай көйли!
Үткәннәр еракта инде,
Үзәктә — бүгенгесе!
Балалар хөрмәтендә
Яшисе дә яшисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев