Дүрт-Мунча театры: Тамашачының күз яшьләре — иҗатларына зур бәһа
Дүрт-Мунча авылы үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» район фестивале кысаларында рус язучысы Эвелина Пиженконың «Хатыннар» («Бабоньки») драмасын сәхнәләштерде.
Пьесаны рус теленнән татар теленә укытучы Тәкыя Ситдыйкова тәрҗемә иткән. Искиткеч, тирән эчтәлекле тәрҗемә килеп чыккан!
-Без узган ел эксперимент рәвешендә рус язучысы Нина Семенованың «Семь мисок, семь ложек» пьесасын татарчага тәрҗемә итеп сәхнәләштердек. Бу әсәрне дә Тәкыя Мисхәтовна тәрҗемә итте. Бу бик зур җентекле эш, авторлык хокукын сакларга да кирәк! Ни өчен безгә бу төр рух якын дигәндә, безнең җирлегебездә татар, керәшен халкы гореф-гадәтләр алмашып бик дус-тату яши. Спектакльдә өч коллектив — театр яратучылар, «Тугай» фольклор ансамбле, «Газиздер туган ягым» туган якны өйрәнү коллективы катнаша, — ди мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.
«Хатыннар» — авыр сугыш чорында колхозчы хатын-кызларның язмышы турындагы пьеса. Алар, ирләрен, әтиләрен фронтка озаткач, тракторга утырып, кырда эшлиләр, ә похоронка алгач, бик кайгырсалар да, колхозда җиңү өчен хезмәт куюларын, балалар үстерүләрен дәвам итәләр. Менә бу нәфис хатыннар иңнәренә төшкән авыр язмыш.
Вакыйгаларның үзәгендә — кырчылык бригадасы, анда хатын-кызлар эшли: Ольга (Гөлнара Салихова) — бригадир, производство алдынгысы; Степанида (Люция Насыйбуллина) — ул, киресенчә, артык эшләргә яратмый, әмма шул ук вакытта күршесенең хезмәттәге уңышларына һәм аның шәхси бәхетеннән көнләшә, чөнки аның баласы юк, Нина (Люзирә Гайфуллин) — киләчәккә зур планнары булган, белем алырга һәм яраткан егете белән бергә укырга барырга хыялланган 17 яшьлек кыз; Мәтрүнә (Раушания Уразманова) — Нинаның әбисе, кыр кухнясы өчен җаваплы, тормыш тәҗрибәсе булган авыл кызы. Аларның һәркайсының үз язмышы һәм тормышка үз карашы. Юмор ноталарын спектакльгә колхоз каравылчысы Авдей бабай (Риф Вәлиев) кертә, ул әле һава торышын хатын-кызларга дөрес әйтми, әле барысына да авылда булачак мәдәни ял турында ялган мәгълүмат җиткерә, шуның белән хатын-кызларның ачуын чыгара.
Башланган сугыш күз ачып йомганчы һәр геройның тормышын үзгәртә. Степанида белән Ольга икесе дә тол калалар… Спектакльдә киләчәк — балалар. Балалар рольләрне уңышлы башкардылар. Сугыш беткән дигән хәбәрне ишеткәч алар өлкәннәр белән бергә шатлыкларыннан бииләр. Менә ул — күптән көтелгән Җиңү… Солдат әтиләре (Илгизәр Салихов) балаларны эзләп табып, Степанидага аларны тәрбияләгәне өчен рәхмәт әйтә. Массовкаларда катнашучы үзешчән артистлар да спектакльгә үзенчәлек өстәде.
Спектакль Бөек Ватан сугышы темасына кагылса да, ул бүген дә актуаль. Хәзер илебез халкы шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүче тыныч халыкка уңайлы тормышны торгызырга ярдәм итә. Дүрт-Мунча җирлегендә дә бу уңайдан зур эш алып барыла: маскировка челтәрләре үрәләр, хәрбиләргә гуманиатр ярдәм җыюда актив катнашалар.
Спектакль тәмам. Нинди көчле тамаша! Ә рольләр ничек сайланган! Үзешчәннәр уйнап кына калмады, ә үз геройларының тормышы белән яшәде. Тамашачы күз яшьләрен сөртә-сөртә, аягүрә басып артистларны алкышлый… Менә шушы күз яшьләре алар иҗатына иң зур бәһа дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев